вторник, 27 октября 2015 г.

Сүзләр XIII йөз шагыйре Кол Галидән башлап хәзерге чор шагыйрь әдипләренең әсәрләреннән, шулай ук төрле фәнгә караган дәреслекләрдән, элекке чор вакытлы матбугатыннан чүпләп тупланды.

Гарәп-фарсы алынмаларының белешмә сүзлеге киң катлау укучылар массасына, укытучыларга, студентларга, тәрҗемәчеләргә, әдәбият һәм матбугат өлкәсендә эшләүчеләргә, фән эшчеләренә югарыда әйтелгән читенлектән чыгуга ярдәм итүне күздә тотып төзелде. Файдаланучылар арасында рус телен татар теленә караганда яхшырак белүчеләр булуны искә алып һәм иске әдәбиятны русчага тәрҗемә итүчеләрнең хезмәтен җиңеләйтү максаты белән, сүзләрнең тәрҗемәсе татар һәм рус телләрендә бирелде.

Бу телләрдән кергән сүзләр сөйләмебездә зур урын алып торалар. Идел Болгар дәүләте 922 елда Ислам динен кабул иткәннән соң, гарәп җиреннән бик күп укымышлылар, сәүдәгәрләр, сәяхәтчеләр күчеп килгәннәр. Болгарда күпләп мәдрәсә-мәктәпләр, мәчетләр салынган. Халыкны гарәп язуына һәм теленә өйрәткәннәр. 13-14 нче гасырларда Алтын Урда һәм гарәп илләре арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләре тагын да көчлерәк үскән бер чорда галимнәр, шагыйрьләр әсәрләре аша гарәп һәм фарсы сүзләре тагын да күбрәк кергән һәм шактый иркен кулланыла башлаган. Алынма сүзләр телебездә шулкадәр киң кулланылган, тора-бара аларның читтән кергән сүзләр икәнлеге беленми дә башлаган. Мәсәлән, гарәп теленнән кергән рәсем, нокта, кер, тәртип; магазин, алгебра, химия (автор искәрмәсе: бу сүзләрне күпләр рус сүзләре дип уйлыйлар), хат сүзләре һәм фарсы теленнән кергән шәһәр, бәхет, начар, рәвеш һ.б.
Сүзләрнең гарәп һәм фарсыныкымы икәнне аеру да шактый кыен, бигрәк тә укучылар өчен. Шулай да гарәп һәм фарсы сүзләрен кайбер билгеләре буенча бер-берсеннән аерырга мөмкин.